Accessibility links

Кайнар хәбәр

Килгән халык чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы чыкты һәм чүпне аерым җыярга чакырды.

Бүген Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә чүп яндыру коырлмасы төзелешенә каршы митинг узды. Анда 500ләп кеше катнашты.

Корылма төзелешенә каршы чыгучылар митинг уздыру өчен бистә үзәгендәге футбол корын сораган иде, әмма хакимият пычрак һәм кар эрүгә сәбәп итеп, үтенечне кире какты. Башкарма комитет аны шәһәр читендә бер кибет каршында уздырырга киңәш итте. Ул бары 250 кешегә генә исәпләнгән мәйдан иде.

Чарада катнашучылар Татарстанда чүп яндыру корылмасын төземәүне кабат таләп итте һәм чүпне аерып җыярга чакырды.

Чираттагы урам чарасы киләсе атнага билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG