Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать транспорты бәяләре артырга мөмкин. Бу хакта җәй ахырына билгеле булачак. Сүз бер-ике сумга гына арту турында бармый диде Казан мэриясе түрәсе.

Казан мэриясенең транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Габделхаков дүшәмбе узган киңәшмәдә белдерүенчә, шәһәрдә җәмәгать транспорты бәяләрен арттыру планлаштырыла. Түрә сүзләренчә, бер-ике сумга гына арттыру "коткармаячак".

Мәскәүнең "Автомобиль транспортын фәнни-тикшерү институты" Казанның җәмәгать транспорты схемасына анализ ясаган. Әлеге схеманы киләчәктә дә эшләтер өчен юл йөрү бәясен 49 сумга җиткерергә яки ел саен 4,5 млрд сум субсидия бүләргә кирәк булачак дигән нәтиҗә ясалган.

Әлеге хәлне булдырмас өчен, Казан башкарма комитеты бүгенге схемага ярашлы яңа аукцион уздырырга җыена. Ул җәй урталарына тәмамланырга тиеш.

Шул ук вакытта Габделхаков юл йөрү бәяләрен арттыру кирәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер җәмәгать транспорты оешмалары Татарстанның тарифлар комитетына мөрәҗәгать әзерли.

Транспорт оешмалары әлегә экономияләү максатыннан кайбер таләпләрне үтәмичә эшли: кичке рейсларга чыкмый, майларны вакытында алыштырмый, йөртүчеләргә хезмәт хакларын аз түли ди түрә. Шуңа күрә йөртүчеләр саны да җитми, Урта Азиядән килеп эшләргә теләүчеләр дә юк диярлек.

"Аңлашыла ки, 49 сумга кадәр арттыру кирәк түгел, ләкин бер-ике сум да коткармаячак, дип уйлыйм. Инфляция дәрәҗәсе белән караганда, бу ким дигәндә 2,5 сум. Әле ягулыкка да, техниканың алмаш өлешләренә дә бәяләр нык артты", диде Габделхаков.

Соңгы тапкыр Казанда юл йөрү бәясе 2016 елның апрелендә 20 сумнан 25 сумга җиткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG