Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород шәһәре татарлары 1822 елда төзелгән мәчетне торгызырга һәм истәлек тактасы куярга тели. Бу хакта Азатлыкка өлкә мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре җиткерде.

Түбән Новгородта сәүдәгәр татарлар башта агачтан мәчет сала. Аңа 1888 елда нигез салынган дип фаразлана. Ә 1822 елда патша фәрманы белән өлешчә дәүләт казнасы исәбенә таш мәчет төзелә. 1930 елда ул ябыла. Бүген шәһәр үзәгендә, Ука (Ока) елгасы ярындагы мәчет булган урында биш катлы торак йорт тора. Түбән Новгород татарлары бу йортка истәлек тактасын урнаштырырга, ә бераз читтәрәк, тарихи эскизларга таянып, яңадан татар мәчетен төзергә тели. Татар тарихына Мәкәрҗә мәчете дип кереп калган Аллаһ йортын торгызу өчен шактый бюрократик киртәләр үтәсе бар.

Мәкәрҗә мәчетен торгызу максаты белән Түбән Новгород өлкәсенең Диния нәзарәте барлык документларны, проектны берничә ел элек әзерләп куйган. Бу хакта Түбән Новгород мөфтие Гаяз Закиров сөйләде.

Футбол чемпионаты булгач, мәчет онытылып торды

"Элек агач, аннары таш мәчет булган урында бүген торак йорт тора, әмма без мәчетне шул бинадан ерак булмаган җирдә төзергә телибез. Он эшкәртү заводы янында булыр дип өметләнәбез. Яр буендагы бик матур урын ул. Ягъни урын билгеләнгән. Шәһәр хакимиятендә аңлау бар. Әлегә җир безнеке түгел, ул шәһәр милке булып санала. Губернатор алышынды, хәзер яңа җитәкче белән аңлашырга кирәк. Эш шунда ки, шәһәрдә 200 дүрткел метрдан зуррак җир алырга теләсәләр, мәсьәлә губернатор каршындагы инвестицияләр шурасында каралырга тиеш.

Мәчет салыр алдыннан да эшләр күп. Беренче чиратта, Ука елгасы ярын ныгытасы бар. Бу эшне федераль програмга керткәннәр иде, чөнки аны шәһәр, өлкә бюджеты белән генә ерып чыгып булмый. Мәчет төзү турында теләк быел гына күтәрелмәде. 2018 елда үтәсе футбол чемпионаты булгач, чыгымнар, мәшәкать күп дип бу эш онытылып торды. Чемпионатка да әзерләнергә кирәк булды бит. Булачак мәчет урыннары төзү эшләрен алып барган ширкәтләрнең транспорты узар өчен дә кирәк булды", дип сөйләде Гаяз хәзрәт Закиров Азатлыкка.

Түбән Новгород өлкәсенең Диния назарәтенең идарә эшләре белән шөгыльләнүче Тимур Фәхретдинов Ураза гаете вакытында мәчеткә өлкә губернаторы вазифаларын үтәүче Глеб Никитин килде дип сөйләде. Мәчет мәсьәләсе янә күтәрелгән.

Тимур Фәхретдинов
Тимур Фәхретдинов

"Шәһәрдә өч мәчет эшли, мөселманнар саны арта, ягъни мәчетләргә ихтыяҗ арта. Бусы – бер. Икенчедән, тарихи гаделлек мөһим. Вакытында мәчет торган икән, ул җимерелгән икән, безнең буынга гыйбадәтханәне торгызу бурычы куелган. Тарихи бина бит ул. Мәкәрҗә ярминкәсе төрле кыйтгаларга танылган булган, аның мәчете дә тарихи әһәмияткә ия. 2021 елда Түбән Новгород шәһәренә нигез салынуының 800 еллыгы билгеләнәчәк. Менә шәһәрнең зур юбилеена Мәкәрҗә мәчетен ачу күркәм эш булыр иде. Аны зур итеп төзү нияте бар, киләчәктә шәһәрнең искиткеч архитектура бинасы итеп төзелеп, мөселманнарның гаетләренең төп бәйрәм чаралары уза торган Аллаһ йорты булыр иде дип күзаллыйбыз. Глеб Никитин берни вәгъдә итмәде, ул тыңлады, безнең теләкләрне исәпкә алды дип ышанабыз. Сентябрь аенда бездә губернатор сайлаулары, шуннан соң да сөйләшү булыр дип уйлыйбыз.

Шәһәрнең зур юбилеена Мәкәрҗә мәчетен ачу күркәм эш булыр иде

2021 елга әле өч ел вакыт бар, бу эштә безгә өлкә дә, иганәче, инвесторлар да булышырлар, чит илдәге мөселманнар да ярдәм итәр дип өметләнәбез. Ни дисәң дә монда бит Ираннан да, Төркиядән дә һәм башка төрки, мөселман илләреннән сәүдәгәрләр акча эшләгән", дип сөйләде Тимур әфәнде Азатлыкка.

Тимур әфәнде әлегә мәчет проекты юк дип әйтә, бары тик эскизлар гына эшләнгән. Мәкәрҗә мәчетен төзү чыгымнары нинди күләмдә була алуын да якынча саннар әйтә алмады. Мәкәрҗә мәчете ничә кешене сыйдырышлы булуы да билгеле түгел, берничә мең кешегә исәпләнәчәк дигән ният кенә яңгырады.

Мухетдинов Д. В. Азан над Волгой. 2-е издание, исправленное и дополненное Нижний Новгород: Изд-во Нижегородского исламского медресе «Махинур», 2006. 112 с.
Мухетдинов Д. В. Азан над Волгой. 2-е издание, исправленное и дополненное Нижний Новгород: Изд-во Нижегородского исламского медресе «Махинур», 2006. 112 с.

Түбән Новгород шәһәре татарлары Русиянең башка шәһәрләрендәге кебек мәчет төзелешенә каршы чыгучылар булмас дип ышана.

"Мәчет торак йортларга терәлеп тормаячак, шуңа кемгәдер комачаулаячак дип әйтергә нигез юк. Моңа кадәр дә халык, хакимият белән аңлашып эш иттек, бу Мәкәрҗә мәчетен төзүдә дә зур проблемнар калкып чыкмас дип уйлыйм", диде Тимур әфәнде.

Мәкәрҗә мәчете торган урындагы йортта исә мөселман татарлары истәлек тактасы урнаштырырга тели. Бу хакта шәһәр мэриясе белән сөйләшү булган.

"Тарихи мәчет урынында торган йортка истәлек тактасы куярга телибез. Бу урында беренче мәчет төзелгәнгә быел 200 ел тулды. Шәһәр җитәкчелеге моны аңлады, кабул итте кебек. Истәлек тактасын урысча да, татарча да куярбыз дип уйлыйм. Моңа киртәләр булмас", дип хәбәр итте Гаяз Закиров.

Түбән Новгородның тарихи урыннарында Мәкәрҗә мәчете татарга кагылышлы бердәнбер бина түгел. Монда күп татар сәүдәгәрләре үз кибет, ресторан һәм кунакханәләрен тоткан. Мәсәлән, инкыйлабка кадәр "Чүкеч" җурналын нәшир иткән Тимерша Соловьевның анда "Двуцветная" исемле кунакханәсе халыкка хезмәт күрсәткән. 1908 елда әлеге кунакханәдә Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал концертлар куя. Әмма араларына Фәйзулла Туишев килеп керә. Ул килеп, гармунда уйнап, җырлый башлагач, Тукай-Камал концертларына халык йөрми башлый.

Мәкәрҗә ярминкәсе тарихы, аның татарлар арасында тоткан роле хакында китаплар да нәшер ителде. Кайбер тарихчылар фикеренчә, әлеге сәүдә урыны Казан алынганнан соң Түбән Новгород якларына күчерелә дип саный. Ә 1817 ел ул Түбән Новгородның үзендә эшли башлый. Шул чорда татар сәүдәгәрләре тагын да активлаша.

Хәзерге вакытта Түбән Новгородта өч мәчет бар. Рәсми мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 1 млн 300 мең кеше яши, шуларның 200 меңе мөселманнар исәпләнә. Өлкә буенча татарлар саны 44 мең булса, Түбән Новгородта – 10 мең татар. Шәһәрнең үзендә генә чиркәүләр саны 130дан арта.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG