Accessibility links

Кайнар хәбәр

19 апрельдә "Фикер" клубында чираттагы очрашу була. Сөйләшүнең темасы – "Мәгърифәт аша бердәмлеккә" дип атала. Спикер итеп "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков чакырылган.

"Очрашуда безне ниләр берләштерүе һәм борчуы турында сөйләшербез, мәгариф өлкәсе проблемнары турына фикер йөртербез, халыкны мәдәнияткә, тарихка җәлеп итүнең яңа ысулларын барларбыз", диелә оештыручылар хәбәрендә.

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков татар телен саклау, аны популярлаштыру һәм үстерү турында үз күзаллаулары белән уртаклашачак. "Моннан тыш, сез аның ни өчен татар түбәтәе киеп йөрүе һәм ни өчен татар телен яклавы турында да белерсез", ди оештыручылар. Очрашу Казанның Нариманов урамындагы 62нче санлы йортта узачак.

"СОлНЦе" мәктәбе татар телен өйрәнүне ихтыярига калдыру турындагы карарга буйсынмауган бердәнбер мәктәп булды. Аның мөдире Павел Шмаков уку елы уртасында татар теле укытучыларын эштән чыгара алмыйм дип, татар теле дәресләрен киметмәде. Шул сәбәпле, аңа штраф та салынды. Шул ук вакытта Шмаков прокуратура тикшерүләре канунсыз дип, әлегәчә мәхкәмә юлын таптый.

XS
SM
MD
LG