Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның асаба халыклар форумында кырымтатар мәсьәләләре күтәрелде


БМОның асаба халыклары мәсьәләренә багышланган форумның эшендә катнашкан кырымтатар һәм Украина делегациясе

16 апрель БМОның асаба халыклары мәсьәләренә багышланган форумның эшендә катнашкан кырымтатар делегациясе Кырымда кеше хокуклары бозылуы, кырымтатар халкын эзәрлекләүләре хакында сөйләде.

БМОда Украинаның вәкиллеге катнашында узган "Situation of Human Rights in Crimea" чарада Кырымда булган вазгыять буенча соңгы статистикалар китерелеп, киләчәктә мәсьәләләрне ничек хәл итү мөмкинлеге хакында сүз барган.

Кырымтатар делегациясе җитәкчесе Әхтем Чийгоз "Кырымның асаба халкы булган кырымтатар халкының хаклары белән бәйле вазгыять коточкыч булуыннан тыш, ул көн-көннән тагын да начарая. Йөзләрчә кырымтатарлар сак астында тотыла, оккупантлар кырымтатарларның милли үзаңын, тарихи хатирәләрне бетерү өчен бөтен нәрсәне эшли. Безнең балаларыбызның русияле Кырымда киләчәге юк. "Асаба халыкларның мәсьәләләрен тик кәгазьдә түгел, аларны хәл итергә кирәк", дип БМОның генераль ассамблеясе рәисе Мирослав Лайчакның сүзләрен дә китерде.

Мәҗлес әгъзасы Гаяна Юксель Кырымда сүз иреклеге булмавын, мондый шартларда граждан журналистлары объектив хәбәрләр чыганагы булып калуын, Бакчасарайда реставрация сылтавы белән кырымтатар мәдәниятенең уникаль үрнәге булган Ханнар сараен бозуларын, юк итүләрен сөйләде.

2016 елның 21 октябрендә БМОның генераль ассамблеясе “Асаба халыкларның хокуклары” дигән резолюцияне кабул итеп 2019 елны асаба халыкларның телләре елы дип игълан итте.

2014 елда Кырым Русия юрисдикциясенә күчкәннән соң кырымтатарларга хакимияткә ышанычлы булмаган халык дигән мөнәсәбәт барлыкка килә башлады. Тоткарланганнар, югалганнар, төрмәләргә утыртылганнарның, активистларның күпчелеге кырымтатарлар булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG