Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт департаменты: Синҗанда дистәләрчә мең кеше тоткарланган 


Харитада Кытай контролендәге Синҗан-Уйгыр автономияле төбәге кызыл төстә
Харитада Кытай контролендәге Синҗан-Уйгыр автономияле төбәге кызыл төстә

Кытайның көнбатышында урнашкан Синҗан төбәгендә дистәләрчә мең уйгыр һәм башка мөселман азчылык халыклары тоткарланган. АКШ Дәүләт департаменты Кытайны бу хакта ачык мәгълүмат бирергә чакыра.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Лаура Стоун Пекинда белдерүенчә, кешеләрне "яңача тәрбияләү үзәкләренә" күпләп тоткарлаулар "шомлы хәлләрне сурәтли". Дипломат Кытай җитәкчелеген "үтәкүренмәле һәм хисаплар ясала торган систем" булдырырга чакырды.

"Без Кытайның Синҗанда уйгырларның һәм башка мөселманнарның кануни хокукларын чикләвенә борчылу белдерәбез. Әлеге проблемнарны Кытай хөкүмәте белән күтәреп, җитәкчелекне тоткарланган ватандашларына карата легитим гамәлләр кылырга чакырабыз", диде Стоун.

Стоун сүзләренчә, Синҗаннан килгән мәгълүматның аз булуы нәтиҗәсендә, тоткарланганнарның төгәл санын билгеләү авыр, ләкин алар "ким дигәндә дистәләрчә мең белән исәпләнә".

Ирекле Азия радиосы хәбәренчә, быел гыйнвар аенда гына да 120 мең кеше Кашгар шәһәренең "яңача тәрбия бирү үзәкләрендә" тотылган.

Стоунның әлеге белдерүенә карата Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле "Синҗанда бар милләтләр дә тынычлыкта яши һәм тормышларыннан канәгать" дип җавап биргән. Ул АКШтан "Кытайның эчке эшләренә тыкшынмауны" сораган.

Кытай хөкүмәте Синҗан-Уйгыр автономияле төбәген "террорчылык түтәле" дип атый, ә өлкә халкын террор гамәлләре оештыруда, Сүриягә сугышка чыгып китәргә омтылуда гаепли. Моны булдырмас өчен 2016 елда өлкәдә яшәүчеләрнең паспортлары җыеп алынып, полициягә сакларга тапшырылды.

Берничә ел рәттән Кытай хөкүмәте уйгырларга ураза тотуны да тыеп килә.

2009 елда Кытай хәрбиләре протест белдерергә чыккан уйгырларны рәхимсез көч белән бастырды, йөзләрчә уйгыр үтерелде һәм яраланды.

XS
SM
MD
LG