Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes хисабында Татарстан байларының байлыгы 100әр млн долларга арткан


Forbes Русиядәге иң бай 100 эшмәкәр исемлегенә ТАИФның дүрт хуҗасын керткән. 19 апрельдә дөнья күргән Forbes исемлегендә Татарстаннан Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Рөстәм Сүлтиев һәм Альберт Шиһабетдинов бар.

Татарстанның элекке президенты Миңнимер Шәймиев улларының байлыгы 2018 елга 100әр млн долларга артып, һәрберсенеке 1,2 млрд доллар тәкшил иткән. Алар рейтингта бер баскычка күтәрелеп, 87нче һәм 88нче урынында тора.

Рөстәм Сүлтиев 95нче урыннан 96га төшкән. Аның байлыгы 1,1 млрд доллар дип исәпләнә. Шиһабетдинов 98нче урында, аның да байлыгы 1,1 мрд доллар.

Беренче урында – Новолипецки метталлургия комбинаты хуҗасы Владимир Лисин (19,1 млрд доллар), икенчедә - "Северсталь" хуҗасы Алексей Мордашев (18,7 млрд доллар). Былтыр рейтинг башында торган "Новатэк" хосусый газ чыгару ширкәте хуҗаларының берсе Леонид Михельсон өченче урында (18 млрд доллар).

Русиянең иң бай 200 эшмәкәренең гомум байлыгы бер ел эчендә 25 млрд долларга артып, 485 млрд тәшкил иткән. Долларлы миллиардерлар саны 96дан 106га җиткән. Март башында гына Forbes дөньядагы барлык доллар миллиардерлары турындагы хисабында Русиядәге андый байларның санын 102 дип күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG