Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан районнарында Сабантуй 16-17 июньдә узачак


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Сабантуй уздыру көннәрен билгеләү турында фәрманны имзалады. Районнарда бәйрәм Рамазан ае тәмамлангач, 16-17 июньдә узачак.

Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә Сабантуй 23 июньгә билгеләнгән.

Русиядә бу вакытта (14 июньнән 15 июльгә кадәр) Футбол дөнья беренчелеге узачак. Уеннарның бер өлеше Казанда да була.

Федераль Сабантуй быел 6-7 июльдә Чабаксарда узачак.

Быел инде АКШның Флорида штатында һәм Австралиядә Сабантуй узды.

XS
SM
MD
LG