Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин яңа чикләү чаралары кертү турында канун имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин кайбер гамәлләрне тыю белән бәйле яңа чикләү чаралары кертү турында канун имзалады. Аерым алганда, моңа машина йөртү, телефоннан сөйләшү һәм интернет куллануны тыю керә.

Әлеге чикләү чараларын мәхкәмә карары белән шикләнелүчеләргә һәм гаепләнүчеләргә кертү мөмкин булачак.

Хөкемдар бу тыюларның берсен генә дә, барысын бергә дә кертә алачак. Аларны шулай ук йорт сагына алу яки йолым кебек чикләү чараларына өстәү дә мөмкин.

Юристлар фикеренчә, бу шикләнелүчеләрнең яки гаепләнүчеләрнең канун белән сакланган мәнфәгатьләрен һәм хокукларын бозуга китерә ала.

Шул ук вакытта мондый чикләүләр кертелгән кешеләр телефонны коткару хезмәтләрен чакыру һәм тикшерүче белән сөйләшү өчен куллана ала. Ләкин мәхкәмә шалтыратулар хакында хәбәр итәргә кушарга мөмкин.

Тыюларның үтәлешен электрон беләзекләр яки башка чаралар ярдәмендә җәзаларны үтәтү федераль хезмәте тикшереп торачак. Тыюлар җинаятьнең авырлыгына карап 12 айдан 36 айга кадәр кертелергә мөмкин. Чикләү чарасын бозган очракта, кешене йорт сагына яки тикшерү изолтярына утырта алачаклар.

Канун 28 апрельдә гамлгә керә.

XS
SM
MD
LG