Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Акмәчет изоляторында апрель башыннан дүрт кеше үлүен белдерә


Акмәчет тикшерү изоляторы
Акмәчет тикшерү изоляторы

2018 елның апрель башыннан Акмәчетнең (Симферополь) Русия контролендәге тикшерү изоляторында ким дигәндә дүрт кеше үлгән. Алар үз үлемнәре белән үлмәгән дип саный Кырым хокук яклау төркеме.

Хокук яклаучылар мәгълүматына күрә, һәлак булучыларның икесе - кырымтатар.

Кырым хокук яклау төркеме хәбәренә караганда, 6 апрельдә 69 яшьлек Сервер Билялов һәм 46 яшьек Олег Гончаров асылынган килеш табылган. 12 апрельдә штраф изоляторында (карцерда) 23 яшьлек Дмитрий Шиповник асылынган. 13 апрельдә камерада муены пычак белән суелган 39 яшьлек Ислам Искеров табылган. Ул Джанкойдан китерелгән булган.

"Кырым хокук яклау төркемендә әлеге кешеләрнең үлеменә нәрсә сәбәп булуы турында мәгълүмат юк. Фаразларның берсе - Сервер Биляловның, Олег Гончаровның һәм Дмитрий Шиповникның асылынуы һәм Ислам Искеровның үзенә пычак кадавы", диелә хокук яклаучылар хәбәрендә.

Ләкин хокук яклаучылар фикеренчә, үз-үзләрен үтерү фаразы ышандырырлык түгел. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, Серевер Билялов, җинаять эшендә яңа төгәллекләр барлыкка килү сәбәпле, якын араларда иреккә чыгарга өметләнгән. Дмитрий Шиповник карцерда асылынган килеш табылган, ә анда бары тик җентекле тикшерүдән соң гына кертәләр һәм тоткын даими күзәтү астында була.

"Ислам Искеровны үзен пычак белән суюга ни этәргәне аңлашылмый. Ул караклыкта гаепләнгән, ә әлеге маддә нигезендә күп дигәндә ике ел ирегеннән мәхрүм итү яки сигез мең сумга кадәр штраф кына каралган", диелә хокук яклаучылар хәбәрендә.

Әлеге вакыйгалар турында Русиянең тикшерү комитеты, прокуратурсы, җәзаларны үтәтү хезмәтләрененең рәсми сайтларында язылмаган. Моңа кадәр Акмәчет тикшерү изоляторы да, Русия тәртип саклаучылары да бу хакта мәгълүмат бирмәде.

XS
SM
MD
LG