Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтач районында мөселман пансионаты ачыла


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин (уртада) мөселман пансионаты белән таныша, 19 февраль.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин (уртада) мөселман пансионаты белән таныша, 19 февраль.

Татарстанның Балтач районындагы Бөрбаш авылында яңа уку елыннан "Ярдәм" дип аталган мөселман пансионаты ачылачак. Пансионатта яшәп дөньяви һәм дини белем алган егетләр Русия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак диелә.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин төзелеше тәмамланып килүче мөселман уку йорты белән танышты дип хәбәр итә республика мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

"Ярдәм" мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен төзелгән. Анда 30 бала яшәячәк һәм тәрбияләнәчәк. Хәзерге вакытта мөселман пансионатына 2018-2019 уку елларына V-VII сыйныфта укучылар кабул ителә. Якындагы мәктәптә алар урта белем алачак. Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота дип белдерелә.

Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнәчәк. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем алачак, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөриячәк.

Хәбәр ителүенчә, балалар барлык кирәк-яраклар - кием-салым, уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәк. Урта белем фәннәрен үзләштерүдә авырлыклар туган очракта репетиторлар җәлеп итү күздә тотыла. Яшәү һәм туклану бушлай булачак.

Мөселман пансионатында ир-балалар инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, шулай ук ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәк. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигь мәчете карамагындагы мәдрәсә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре алып барачак. Үсмерләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк диелә.

Татарстан мөфтияте хәбәрендә әйтелгәнчә, мөселман пансионатын тәмамлаучылар Русия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак.

XS
SM
MD
LG