Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан диния нәзарәте Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен 2-3 елда төзеп бетерергә җыена


Җәмигъ мәчетен үз эченә алган "Мөслим-сити" проекты
Җәмигъ мәчетен үз эченә алган "Мөслим-сити" проекты

Финанслау тотрыклы булган очракта, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше 2-3 елдан тәмамланырга тиеш. Бу хакта Башкортстан мөфтиенең беренче урынбасары Әюп Бибарсов белдерде.

Башкортстан мөселманнарының lиния нәзарәте вәкиле сүзләренчә, мөфтият иганәчеләрне Башкортстаннан гына түгел, Русия һәм чит илләрдән дә җәлеп итoргә тели, дип яза "Реальное время".

"Иганәчеләр берничә булырга мөмкин. Төзелештә "Урал" фондының катнашуын да күз уңында тотабыз", дигән Бибарсов.

Моннан тыш, ул Уфа мэры Ирек Ялаловның мәчет һәм аның янындагы чиркәү арасында "Авраамическая аллея" булдыру проектын да хуплавы турында сөйләгән.

Уфа мэриясе сайтында хәбәр ителгәнчә, 19 апрельдә мәчет төзелешенә багышланган киңәшмә булган. Анда Ялалов, Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Русия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашкан. Мәчетне төзеп бетерү проблемнары күтәрелгән. Чираттагы киңәшмә 23 апрельгә билгеләнгән.

Уфадагы "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчете төзелешен Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән бәйле "Урал" вакыфы финанслый башлаган иде. Ләкин Башкортстан мөселманнарының диния нәзарате белән вакыф арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.

XS
SM
MD
LG