Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда пилотсыз хәрби очкыч ясаучы бюро җитәкчесе кулга алынды


Казанда Симонов исемендәге конструкторлык бюросы җитәкчесе Александр Гомзин кулга алынган. Ул дәүләт казнасы акчасын максатчан кулланмауда гаепләнә. Әлеге оешма саклану министрлыгының пилотсыз очкычын төзү белән шөгыльләнә.

Гомзин 10 июньгә кадәр сак астына алынган дип яза Интерфакс.

Аңа аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда, вазифасы кысаларыннан чыгуда һәм бюджет акчаларын максатчан кулланмуда гаепләү белдерелгән.

2011 елда Симонов исемендәге конструкторлык бюросы Русия саклану министрлыгының пилотсыз очкыч ясау өчен 1 млрд сумлык бәйгесен откан иде. 2013 елда тәҗрибә-конструкторлык эше турында биш еллык килешү төзелде.

XS
SM
MD
LG