Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТФБ, ИнтехБанк мөштәриләре митингта мөрәҗәгатькә имза җыйды


Банкларның зыян күргән мөштәриләре митингта
Банкларның зыян күргән мөштәриләре митингта

21 апрель узган чарада Татфондбанк, ИнтехБанкларының зыян күргән мөштәриләре өч мөрәҗәгатькә имза җыйды.

21 апрель Татарстанда банкротлыкка чыккан Татфондбанк һәм ИнтехБанкның зыян күргән мөштәриләре Петров паркында үткән чарада Русия һәм Татарстан җитәкчеләре исеменә язылган мөрәҗәгатькә имза җыйды. Бу митингка 30га якын кеше килде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган мөрәҗәгатьтә Республиканың ярдәм вакыфы эшчәнлегенә ризасызлык белдерелә. Русия президенты Владимир Путиннан банкларның банкротлыгын тикшерүне сорыйлар. Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка юлланачак мөрәҗәгатьтә элек Татарстан премьер-министры булып эшләгән, хәзер Русия юристлары ассоциациясенең республикадагы бүлеге башлыгы Илдар Халиковны эштән алу таләбе куела.

29 апрель банклар мөштәриләренең тагын бер чарасы узачак дип яза Idel.Реалии.

2017 елның 3 мартында Үзәк банк әлеге банкларның лицензиясен алу турында белдерде. Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе банкларны банкрот дип таныды. 2016 елның декабреннән бирле банклар мөштәриләре даими рәвештә ризасызлык чаралары уздырып килә.

XS
SM
MD
LG