Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле олимпиадасында катнашучыларга "Русия - минем тарихым" күргәзмәсе күрсәтелә


Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы, 2014 ел
Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы, 2014 ел

Дәүләт һәм бәйсез медиада эшләүче журналистлар халыкара олимпиаданы яктырту өчен теркәлүдә кыенлыклар туу турында белдерә.

22-25 апрель Казанда Татар теленнән халыкара олимпиада үтә. Олимпиадада катнашучыларга сынау гына түгел, ә төрле мәдәни чаралар да каралган. Дөньяның төрле илләреннән, Русиядән килгән укучыларга һәм студентларга "Русия – минем тарихым" дип аталган интерактив күргәзмә дә күрсәтелә. Бу хакта олимпиадада катнашучыларга таратылган планда язылган.

Азатлыкка фикер белдергән журналистлар арасында: "Нигә татар тарихына багышланган күргәзмә түгел?" дип сорау куючылар да бар.

Дәүләт һәм шулай ук бәйсез медиада эшләүче журналистлар олимпиаданы яктырту өчен теркәлүдә кыенлыклар туу турында да әйтә. 22 апрель олимпиада ачылышына күпләр теркәлү уза алмаган.

Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәре кайберәүләргә "Камал театрына билет белән генә кертәбез, билет юк", дип әйткән. Тантаналы ачылыштан соң олимпиадада катнашучылар "Зәңгәр шәл" спектакле күрсәтелә. Сынау үзе 23 апрель төшкә кадәр үтә.

Бүләкләү тантанасы 25 апрель Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булачак дип белдерелә.

Олимпиадада Татарстаннан 216, Русиядән, 92 укучы, 50 студент, 13 илдән 43 укучы һәм студент катнаша дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG