Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан премьер-министры Серж Саргсян вазифасыннан китте


Серж Саргсян
Серж Саргсян

Оппозициянең 11 көнгә сузылган каршылык чараларыннан соң Серж Саргсян Әрмәнстан премьер-министры вазифасыннан китте.

"Әлеге вазгыятьтән чыгуның берничә юлы бар, ләкин мин моңа бармыйм. Мин ил җитәкчелегеннән, премьер-министрлыктан китәм", диде Саргсян. Ул шулай ук протестлар җитәкчесе Никол Пашинян "хаклы булган" дип тә өстәде.

Саргсянның вазифасыннан китүен таләп итүче урам чаралары Әрмәнстанда апрель урталарыннан бирле бара. Пашинян оештырган кампания кысаларында меңнәрчә Ереванда йөрешләр һәм митинглар уздырды, урамнарны япты. Дүшәмбе студентлар йөрешенә берничә дистә хәрби дә кушылды. Алар "без халык белән бергә", дип белдерде.

Серж Саргсян 2008 елдан 2018 елга кадәр Әрмәнстан президенты булды. Әлеге вакыт аралыгында ул премьер-министр вәкаләтләрен киңәйтү мөмкинлеге биргән реформа уздырды. 17 апрельдә президент вазифасыннан киткәннән соң Саргсян, протестларга карамастан, хөкүмәт башлыгы вазифасына килде.

XS
SM
MD
LG