Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат иреге рейтингында Русия Мексика һәм Таҗикстан арасында


Матбугат иреге харитасы
Матбугат иреге харитасы

"Чикләүләрне танымаучы журналистлар" (RSF) хокук яклау оешмасының 2017 елда матбугат иреге индексы дөнья күрде. Оешма хисабыннан күренүенчә, медиа иреген кысу авторитар режим хөкем сөргән илләр белән генә чикләнми. Русия рейтингта элеккечә 148нче урында.

RSF белдерүенчә, матбугат чараларына карата сәяси лидерларның кырыс мөнәсәбәте авторитар илләр белән генә чикләнми.

"Демократик юл белән сайлап куелган лидерлар да медианы демократиянең бер өлеше дип түгел, ә дошман дип кабул итә, ачыктан-ачык аларга үз нәфрәтен белдерә", диелә хисапта.

Хокук яклаучылар АКШ президенты Дональд Трампка кискен бәя бирә. Аны "матбугатны кыйнауда энтузиаст" дип атыйлар. RSF белдерүенчә, Трамп журналистларны "халык дошманнары" дип йөртә.

Икенче ел рәттән рейтингның беренче һәм икенче урыннарында Норвегия һәм Швеция, ә соңгы урында Төньяк Корея тора.

Русия былтыргыча, 148нче урында. Мәскәү үзенең RТ һәм "Спутник" агентлыклары ярдәмендә пропаганда челтәрен киңәйтә диелә.

RSF рейтингы 2002 елдан бирле дөнья күрә. Аналитиклар 180 илне цензура булу-булмауга, оппозициянең медиада үз карашын белдерә алуына, журналистларны үтерүләр һәм алага һөҗүмнәр санына карап хисап ясый.

XS
SM
MD
LG