Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бала тудыру йортында янгын чыккан


Уфада бала тудыру йортында янгын чыгу нәтиҗәсендә 250дән артык кеше эвакуацияләнгән.

Янгын Уфаның Достоевский урамындагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханә бинасында җирле вакыт белән 02.35тә чыккан. Барлыгы 250дән артык кеше, шул исәптән 60ка якын яңа туган бала эвакуацияләнгән. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, янгында зыян күрүчеләр юк.

"Без килгәндә янгынның беренче катта урнашкан бала тудыру бүлегендә кизү торучы шәфкать туташы бүлмәсендә чыгуы ачыкланды. Барлыгы 238 кеше, шул исәптән 56 кеше эвакуацияләнде. Алар күрше хирургия корпусына һәм якындагы бала тудыру йортларына урнаштырылды", дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

XS
SM
MD
LG