Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карасубазарда кырымтатар активисты кибетләрендә тентүләр узды


Тентү
Тентү

26 апрель Карасубазар (Белогорски) шәһәрендә кырымтатар чаралары иганәчесе Ресуль Велиляевнең "Гузель", "Стимул", "Крымопт" сәүдә үзәкләрендә тентүләр узды.

Бу үзәкләрдә эш тукталган, битлекләр кигән куәт оешмалары вәкилләре биналарны уратып алган. Тентүләр кибетләрдә генә түгел, ә Ресуль Велиляевның туганнары Ремзи, Экрам, Зера Велиляевларда һәм алардан аерым яшәгән балаларының йортларында да узды.

Шулай ук "Крымопт" үзәгенең мөдире Али Бариевның йортында да тентү булган. Кырым кеше хокуклары төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров Азатлыкка әйтүенчә, Бариев кулга алынган.

Куәт оешмасы хезмәткәрләре тентү сәбәпләрен аңлатмыйлар.

Велиляевлар гаиләсе тоткан азык-төлек һәм төзелеш җиһазлары кибетләре Карасубазардан тыш Кырымның башка шәһәрләрендә дә эшләп килә. Аларда шулай ук иртәдән үк тентүләр уза. Бу хакта Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте.

Мәҗлеснең үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев бу кырымтатарларга карата дискриминация сәясәтенең дәвамы һәм бу бизнес эше белән бәйле булуын әйтте.

Ресуль Велиляев күп кенә кырымтатар мәдәни чараларының игәнәчәсе, шагыйрь Бекир Чобан заде хайрия фондының җитәкчесе. Ел саен галимнәр, язучылар, артистлар арасында үткәрелгән ярышта җиңүчеләргә 1 мең доллар күләмендә премияләр бирә, "балалар өчен үткәрелеп килгән "Җанлы тавыш" җыр-бию бәйгесе иганәчеләренең берсе булып тора.

Карасубазарда зур мәчетне дә ул үз акчасына төзетте. Мәчәтенең имамы Сервер әфәнде мин иртән мәчеткә килгәч бу тентү хәбәрен ишеттем диде. "Мәчеткә әле тикшереп килүче булмады" диде ул.

2015 елда да Ресуль һәм Ремзи Велиляевларны Тикшеру комитетына чакырып сорау алган иделәр.

Русия Кырымны басып алганнан соң бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре, Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле дип шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр даими узып тора.

XS
SM
MD
LG