Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү фәрманын имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин 2020 елда Татарстан республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында фәрман имзалады. Фәрман инде гамәлгә керде.

"Русия хөкүмәтенең Татарстан республикасы барлыкка килүенең 100 еллыгын бәйрәм итү тәкъдимен кабул итәргә. Русия субъектлары хакимият оешмалары һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан республикасының 100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм катнашуны тәкъдим итәргә", диелә фәрманда.

2010 елда Татарстан республикасының 90 еллыгын бәйрәм итүнең тантаналы җыелышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан республикасы турында: "1920 елда татар дәүләтчелеге тарихында яңа сәхифә ачылды. Илнең сәяси харитасында яңа республика барлыкка килде. Русиянең иң күп санлы халыкларының берсе булган татар халкының исеме республика атамасына әйләнде. Татар теленең статусын күтәрү, яңа милли белгечләр тәрбияләү максатында мөһим чаралар күрелде. Кызганыч ки, сәяси һәм мәдәни казанышлар милли сәясәт өлкәсендә тиешле чаралар белән ныгытылмады. Мәдәният үсешкә идеология киртәләре куелды. Милли мәгарифне кысу өчен сәбәпләр табылды", дигән иде.

XS
SM
MD
LG