Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея һәм Көньяк Корея солых килешүен имзаламакчы


Ким Чын Ын белән Мун Чжэ Ин
Ким Чын Ын белән Мун Чжэ Ин

Төньяк Корея һәм Көньяк Корея инде быел ук солых килешүен имзаларга ниятли. Бу хакта Кореяара саммиты нәтиҗәсендә Ким Чын Ын белән Мун Чжэ Ин имзалаган декларациядә әйтелә.

Матбугат очрашуында Пхеньян һәм Сеул Корея ярымутравын атом коралыннан арындыру өлкәсендә эшләргә килеште. Көньяк Корея җитәкчесе Мун Чжэ Ин ике ил арасында башка сугыш булмаячагын һәм "яңа татулык чоры" башлануын әйтте. Ул якын арада Пхеньянга барырга җыенуын да белдерде.

Үз чиратында Төньяк Корея башлыгы киләчәктә ике илнең берләшүенә өметләнүен әйтте.

Кореяара саммит бүген чик буендагы Пханмунджом каласында узды. 1953 елдан бирле Ким Чен Ын Көньяк Кореяга барган беренче җитәкче булды.

XS
SM
MD
LG