Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Илдар Абдразаков Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде


Илдар Абдразаков
Илдар Абдразаков

Башкортостан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов опера җырчысы Илдар Абдразаковны башкортларның милли каһарманы Салават Юлаев исемендәге орден белән бүләкләде.

Рәсми бүләкләү тантанасы Илдар Абдразаков исемендәге беренче халыкара музыка фестивале тәмамланганнан соң булды. Гала-концерт бүген Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узды.

“Бу чыннан да лаеклы бүләк, Илдар Әмир улы республика өчен бик күп эшләр башкара. Искиткеч, дөньядагы иң яхшы тавыш”, диде Хәмитов.

Илдар Абдразаков – Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортостанның халыклар дуслыгы Ордены кавалеры, “Алтын битлек” милли премиясе иясе, ике тапкыр “Грэмми” премиясенә лаек булган җырчы.

XS
SM
MD
LG