Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров "Хизб ут-Тәхрир эше" кысаларында гаепләнүче Узеир Абдуллаевка "үлем куркынычы яный" дип хәбәр иткән иде.

Европа Берлеге аннексияләнгән Кырымда "Хизб ут-Тәхрир эшендә" гаепләнеп изоляторга ябылган Узеир Абдуллаевның хокуклары бозылуын хөкем итте. Бу хакта Европа Берлегенең Украинадагы вәкиллегенең Фейсбуктагы битендә әйтелә.

"Европа Берлеге вәкиллеге киләчәктә дә кырымтатарларның хокуклары бозылуын хөкем итәчәк, аерым алганда, бу Узеир Абдуллаевның сәламәтлегенә кагыла", диелә белдерүдә. Европа Берлеге Кырымда кеше хокукларын саклауда халыкара нормаларны үтәргә дә чакыра.

"Югалган, җәзаланган, үтерелгән – кеше хокуклары бозылган, әмма тикшереп ачыкланмаган бөтен эшләрне тикшерү кирәк. Бөтен Украинага, шул исәптән Кырым һәм Акъярга халыкара хокук яклаучыларның керә алуын тәэмин итү бигрәк тә зарур", диелә белдерүдә.

Адвокат Николай Полозов Кырымдагы җәмәгатьчелекне, Русия президенты каршында Кеше хокуклары шурасын, омбудсмен Татьяна Москалькованы Абдуллаевка бәйле хәлне тикшерергә чакырды.

Русиягә буйсынган Кырым Югары мәхкәмәсе адвокатларның "Хизб ут-Тәхрир эшендә" гаепләнүче Теймур Абдуллаев, Узеир Абдуллаев, Айдер Салединов, Рустем Исмаилов, Эмиль Джемаденовларны сак астында калдыруны озайтуга карата шикаятен кире каккан иде.

2016 елның 12 октябрендә Кырымда биш мөселман гаиләсендә тентү булды, биш кырымтатар кулга алынды. Алар Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәдә булуда гаепләнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG