Accessibility links

Тукай бүләге иясе Рада Нигъмәтуллина Сәфәровтан ярдәм сорый


Рада Нигъмәтуллина. Архив фотосы
Рада Нигъмәтуллина. Архив фотосы

"Мәдәният министрлыгы миңа бик күп нәрсәләр тиеш: без хезмәт хаксыз һәм эшсез 30-40 ел көн күрәбез", ди сынчы Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка язган хатта.

2007 елда "Тукайга мәхәббәт белән" дип аталган эшләре өчен Тукай бүләге алган сынчы Рада Нигъмәтуллина Татарстан президенты аппараты җитәкчесе, президент каршында мәдәниятне үстерү вакыфы рәисе Әсгать Сәфәровка яшәү, эшләү шартларының чиктән тыш начар булуын белдереп мөрәҗәгать итте. Ачык хат Рада ханымның Фейсбуктагы битенә урнаштырылган.

Рада Нигъмәтуллинаның Фейсбукта ачык хаты
Рада Нигъмәтуллинаның Фейсбукта ачык хаты

Нигъмәтуллина хатта Яшел Үзән хакимиятләре тырышлыгы белән булдырылган өйнең Тукай бүләген алгач бер айдан соң ут төртеп яндырылуы, әҗәткә кереп сатып алынган йортның бик кысан булуы, сәламәтлеге нык какшау турында да яза.

"Әлегә кадәр без хезмәт хаксыз, авылдан эшләрне алып чыгу зур бер проблем булганга, күргәзмәләр үткәрә алмыйча, эшләребезне сата алмыйча яшибез. Тулысынча хәерчелектә, тирә-юньдә көнчеләр һәм югарыдагылар белән көрәш эчендә без. Элекке обкомныкыларның балалары, туганнары утыра хәзер, әмма башкача аталалар гына.

Акча җыеп Васильевода 62 дүрткел метрлы агач йорт сатып алдык. Хәзер шунда яшибез. Өй җылы булса да, эшләргә урын юк. Бөтен дөнья эшләребез белән тулды. Хезмәтебезне яратканга көне-төне эштә без. Хәзер 240 фигурадан торган, беркемгә дә кирәк булмаган "Сабантуй" сериясен реставрациялибез, чөнки келәттә кышлаганга аларның буяулары купты. Пушкин тормышына багышланган 70 кисәктән торган композицияне эшли башладык. Әлеге күпләгән кечкенә сыннардан торган эшләр бик кыйммәткә чыга. Болай да кечкенә пенсиягә эш өчен кирәкле материаллар алабыз. Тик безнең искиткеч темаларга иҗат ителгән эшләребез беркемгә дә кирәкми", ди Нигъмәтуллина.

Сынчы остаханәләр өчен бәя күтәрелү сәбәпле алга таба хәлләрнең тагын да кыенлашачагын әйтә.

"Миңа хәзер 87 яшь, инвалид, аягымда басып тора алмыйм, күрмим диярлек, шикәр авыруым азган, йөрәгем начар эшли һәм башкалар. Татарстан өчен тудырган эшләребез белән гаиләбезне һәм мине урамга чыгарып атарсызмы? Авыру, әмма әле дә эшләгән кешене эшләребез белән урамга чыгарып атуыгызны мин курку белән көтәм", дип яза Рада ханым кызлары Изабелла Рогожина, Марина Нигъмәтуллина исеменнән дә.

Хатны почта аша җибәрмичә Фейсбуктагы биткә куюны Рада ханым алар Сәфәровка тапшырылмый дип шикләнүе, соңгы вакытта үтенечләренә Яшел Үзән хакимиятләре аша буш җаваплар килүе белән аңлата.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG