Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынган Узеир Абдуллаевның хәле бераз яхшырган, температурасы төшкән. Бу турыда адвокат Николай Полозов Facebook-та язып чыкты.

"Мин Узеир Абдуллаев белән бүген Акмәчет изоляторында очрашкан Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән сөйләштем. Аның хәле бераз яхшырган, температурасы төшкән. Ул бераз яхшырак шартларга күчерелгән", дип язды Полозов.

30 апрельдә Узеирның хатыны Фера Абдуллаева аны Акмәчет тикшерү изоляторының медицина ярдәме бүлегенә күчерүләрен хәбәр иткән иде.

Элегрәк Абдуллаевның әнисе Диләрә Абдуллаева улының температурасы инде берничә көн югары булуы, бер аягының шешүе һәм нык авыртуы турында белдерде. Аның әйтүенчә, Абдуллаевның канына авыру эләккән булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG