Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар "Үлемсез полк"ка татар исемнәрен латин, гарәп имласында язарга чакыра


Казанда "Үлемсез полк" йөрешендә катнашучы, 9 май 2017
Казанда "Үлемсез полк" йөрешендә катнашучы, 9 май 2017

Казанда 9 май узачак "Үлемсез полк" йөрешенә 120 мең кеше чыгар дип көтелә.

Интернет челтәрләрендә "Үлемсез полк" йөрешендә Икенче дөнья сугышында катнашкан татарларның исемен җете кызыл йә булмаса яшел төстә латин йә гарәп имласында язарга дигән чакырулар бар.

"Ватан өчен көрәшкән бабаларыбызның исемнәрен алар туганда язылган имлада язарга тәкъдим итәм. Мисал өчен, әгәр сезнең бабагыз 1927 елга кадәр туса, аның исеме гарәп имласында язылган булырга мөмкин. Гарәп имласында ничек дөрес язарга икәнлеген мәчетләрдә белешеп була", диелә чакыруда.

XX гасырда татар теленең ике тапкыр имласы үзгәртелде. 1927 елга кадәр татарлар гарәп хәрефләре белән язды, нәкъ шул елны имла латинга, ә 1939 елда кириллга үзгәртелде.

9 май "Үлемсез полк" йөрешенә сугышта катнашкан, тылда эшләгән, концлагерьларда утырган ата-бабаларының һәм шулай ук сугыш чоры балаларының фотоларын күтәреп чыгалар.

Узган ел Казандагы йөрешкә чыккан студентлар һәм укучылар чарага мәҗбүр иткәннәрен белдергән иде. Кайберәүләр кем фотосын күтәреп барганын белмәүләрен дә әйтте.

XS
SM
MD
LG