Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин тотрыклылыгы илне һәлакәткә алып бара"


Казанда "Русия коммунистлары" оештырган митингта катнашучылар.
Казанда "Русия коммунистлары" оештырган митингта катнашучылар.

"Русия коммунистлары" оештырган митингта тузган торак мәсьәләсендә хәрәмләшүләр турында чыгышлар яңгырады, халыкта протест активлыгы булмаганга "Путинның тотрыклылыгы" илне һәлакәткә алып бара дип әйтелде.

Казанда Мулланур Ваһитов һәйкәле янына "Русия коммунистлары" фиркасе митингына 150ләп кеше җыелды. Чарага Татарстан эшмәкәрләре коалициясе вәкилләре, Чистайдан торак шартлары начар булганнар да килгән.

"Хакимиятләр тарафыннан күп тапкырлар алданган һәм Горбачевча "үзгәртеп кору", Ельцинча "демократияләштерү", Гайдарча "либеральләштерү", Чубайсча "хосусыйлаштыру"дан куркытылган халыкның күпчелеге "тагын да начарлана күрмәсен иде" дигән курку белән яши һәм көчле протест активлыгы күрсәтми, шулай итеп илне коткарып булмаслык һәлакәткә акрын гына алып барган Путинның "тотрыклылыгын" озайта" диелә митингта кабул ителгән резолюциядә.

Митингта кеше яшәгән фатирларның сатып алу бәяләрен канун бозып киметүгә, прокуратураның моңа чара күрмәвенә, коррупциягә ризасызлык белдерелде.

Чарада катнашучылар мәхкәмә карары белән тартып алынган торак мәсьәләсен яңадан карауны, җимерелер хәлгә килмәгән торактан чыгарган өчен шәһәр түрәләренә карата җинаять эше ачуны, тузган торактан күчерү програмын медиада бастыруны таләп итте. Болар митингта кабул ителгән резолюциядә дә язылган. Митингта Казандагы кече бизнеска карата башбаштаклыкны туктату таләбе белән дә чыктылар.

"Русия коммунистлары" чарасыннан соң Вахитов һәйкәле янына КПРФ вәкилләре җыелды. Чарага 200ләп кеше килгән.

КПРФның Татарстан бүлеге үткәргән чарада катнашучылар
КПРФның Татарстан бүлеге үткәргән чарада катнашучылар

КПРФның Татарстан бүлеге икътисадның төп тармакларын дәүләт милке итү, торак-коммуналь хуҗалык бәяләренә ныклы контроль кую, Русиянең икътисади бәйсезлеген торгызу, илдә яшәүчеләргә социаль хокуклар бирү, фатир алам дип акча кертеп алданганнар мәсьәләсен чишү, әйләнә-тирә мохитне яхшырту (чүп яндыру заводын шәһәрдә һәм авыллар янында төземәү) таләбе белән чыкты.

КПРФның республикадагы бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов Азатлыкка хакимиятне алыштырмый торып илнең хәле яхшырмаячак дип белдерде. Миргалимов керемнәр кимү, халык тормышы начараюны хакимияттән күрә.

Хафиз Миргалимов керемнәр кимү өчен хакимиятне гаепләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

"Ничек кимемәсен? Карагыз, бәяләр ничек үсте. Социаль пенсия 6 мең 600 сум, уртача пенсия күләме 11-12 мең сум. Әйтегез әле, Татарстанда уртача 35 мең сум акчаны кемнәр ала? Авыл хуҗалыгында 13-14 мең сум, табиблар 18-20 мең сум ала. Байларның, миллионер, миллиардерларның акчаларын кушып, эшли торган халыкка бүлсәң, 35 мең сум акча чыга. Нәрсә эшләргә? Хакимиятне халык кулына кайтарырга кирәк", ди Миргалимов.

КПРФ чарасына федераль юл салу сәбәпле өйләре сүтеләчәк Новая Сосновка авылында яшәүчеләр, "Миллениум сити", МЧС торак комплексларында фатир ала алмаучылар, Сибгат Хәким урамында медицина үзәге төзүгә каршылар да килгән иде.

XS
SM
MD
LG