Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буджурова: Ресуль Велиляевны Лефортово төрмәсенә алып киткәннәр


Карасубазарда тентүләр, 26 апрель 2018
Карасубазарда тентүләр, 26 апрель 2018

Күренекле кырымтатар эшмәкәре Ресуль Велиляевның Лефортово төрмәсенә алып кителүе турында "Бизим балалар" хәйрия фонды вәкиле Лиля Буджурова хәбәр итте.

"Хәтта Кырым өчен дә гадәти булмаган вазгыять, 26 апрель Карасубазарда узган төнтүләрдән соң Ресуль Велиляевны Мәскәүгә, Лефортово төрмесенә алып киттеләр" дип хәбәр итте Фейсбук сәхифәсендә "Бизим балалар" хәйрия фонды вәкиле, журналист Лиля Буджурова.

"Аны вакыты чыккан азык-төлек сатуда гаеплиләр, ләкин ул сәүдә үзәкләре хуҗасы булса да, кибет мөдире түгел, азык-төлеккә экспертиза ясамыйча гына аны ике айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр" дип хәбәр итә Буджурова.

26 апрель Карасубазарда (Белогорски) Велиляевлар гаиләсенең "Гузель" сәүдә үзәкләре, "Крымопт" ширкәтләрендә, Велиляевларның өйләрендә үткәрелгән массакүләм тентүләрдән соң Ресуль Велиляев һәм “Крымопт” мөдире Али Бариев сак астына алынган иде.

"Крымопт"та эшләүчеләргә өч айга кадәр эш хакы түләнмәячәк дигән хәбәрләр бар. Бу ширкәттә эшләүче исемен әйтергә теләмәгән бер йөртүче "Крымопт" машиналарының Керич бугазы аша үткәрелмәве турында сөйләде.

.

​Эшмәкәр Ресуль Велиляев хәйрия эшләре белән танылган кеше. 2001 елда Карасубазарда шагыйрь, галим Бекир Чобан-задега һәйкәл куйды, аның исемендә фонд ачып, кырымтатар язучылары, галимнәр өчен премия оештырды, мәктәпләрдә укучы талантлы балаларга ярдәм итеп торды. 2015 елда Карасувбазарда мәчәт төзеде.

2014 елдагы аннексиядән соң Кырымда кырымтатар Мәҗлесе тыелды, АТР бәйсез кырымтатар телеканалы, Мәйдан радиосы, Кырым хәбәрләр агентлыгын Роскомнадзор төркәүдән уздырмады, кырымтатар активистларына каршы нахакка дистәләрчә җинаять эшләре ачылды, төрмәгә утыртулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар башланды.

XS
SM
MD
LG