Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереванда протестчылар һава аланына юлны япты


2 май иртәсендә йөзләрчә кеше Әрмәнстан башкаласы Ереванны илнең төп һава аланы “Звартноц” белән тоташтыручы юлны япты.

Башкаладагы метроның "Еритасардакан" ("Яшьлек") станциясе эшләми, күп юллар ябылган дип хәбәр ителә.

Протест чарасында катнашучылар, алар арасында күренекле адвокатлар да бар, машиналары белән Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Диаспоралар министрлыгы урнашкан хөкүмәт бинасын камап алган.

Бу протест белдерүчеләр җитәкчесе Никола Пашинянның илкүләм эш ташлауга чакыруына җавап булды. 1 майда парламенттагы тавыш бирүдә премьер-министр вазифасына Пашинян намзәте кире кагылган иде.

Иминлек көчләре “Звартноц” һава аланы тирәсенә китерелгән.

Ереванның башка урыннарында студентлар төркемнәре янә урамнарга чыкты. Кайберләре барлык студентларны да протест чарасына кушылырга чакырып тулай торакларда үгетләү эшләре алып бара.

Парламентта 1 майдагы тавыш бирүдә Пашинян намзәтен 45 депутат хуплады, 55-е каршы булды. Пашинян моңа җавап итеп 2 майдан илкүләм эш ташларга чакырды.

Конституция нигезендә парламенттагы киләсе тавыш бирү 8 майга билгеләнгән.

Хакимияттәге Әрмәнстан республикан фиркасе җитәкчесе Ваграм Багдасарян белән Пашинян киләсе тавыш бирү алдыннан сөйләшүләр уздырачак.

XS
SM
MD
LG