Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр, рәсми рәвештә хәрби чыгымнар кимесә дә, Русия хәрби чыгымнарының бер өлешен рәсми күрсәтмичә хосусый ширкәтләр аша үткәрергә мөмкин ди.

Стокһольм халыкара тикшеренүләр институты SIPRI 2017 елда Русиянең хәрби чыгымнарны 20 процентка (13,9 млрд доллар) киметеп 66,3 млрд долларга калдыруын ачыклаган.

Тикшерүчеләр, берничә илдә, шул исәптән Украина һәм Сүриядә кул уйнатып алгач, Мәскәү хәрби чыгымнарын киметергә мәҗбүр булды ди. Хисап авторлары фикеренчә, моңа Русиядә икътисади рецессия, 2014 елдан нефтькә бәя төшү, Украина Көнчыгышында һәм Кырымдагы низагъта катнашканга Көнбатыш керткән чикләүләрнең тәэсире сәбәп булган. Шулай да, армияне модернизацияләү һәм яңа техника сатып алу Русия хакимиятләренең өстенлектәге гамәле булып кала.

2017 ел ахырында Русия Финанс министрлыгы чыгымнар якынча триллион сумга кадәр киметелеп, 2014 елга кадәр булганга кайтачак дип рәсми белдергән иде.

SIPRI аналитиклары рәсми күрсәтелгән саннар белән генә нәтиҗә ясаганны әйтә. Русиягә килгәндә, бу саннарның дөреслеккә туры килмәскә мөмкинлеге дә белдерелә. Чыгымнарның зур өлеше Мәскәү Украинада һәм Сүриядә кулланган хосусый ширкәтләр ("ЧВК Вагнера") аша да үтәргә мөмкин дип белдерелә.

Көнбатыш һәм Үзәк Европа илләре, шул исәптән НАТО әгъзалары да хәрби чыгымнарны арттырган. Үзәк Европада чыгымнар 12 процентка, Көнбатыш Европада 1,7 процентка арткан. АКШ, Кытай һәм Согуд Гарәбстаны - күрсәткечләрдә лидерлар. Кытай 2017 елда хәрби чыгымнарын 12 млрд долларга арттырган.

XS
SM
MD
LG