Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 майда Приморский төбәге мәхкәмәсе "Приморский партизаннары" дип йөртелүче төркемгә хөкем карары чыгарды.

"Приморский партизаннары" төркеме вәкилләре саналган Александр Ковтун һәм Владимир Илютиков 25 ел, Алексей Никитин 23,5 ел, Максим Кириллов 21,5 ел, Вадим Ковтун 8 ел кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Шулай ук мәхкәмә алардан барлыгы өч миллион сумга якын акча түләтү турындагы шикаятьне дә канәгатьләндерде.

Хөкем ителүчеләр гаепләрен танымады. Вадим Ковтунның адвокаты хөкем карарын шикаять итәчәген белдерде дип хәбәр итә ТАСС.

Элегрәк җәмәгать утырышчылары гаепләнүчеләрнең 2009 елда дүрт кешене үтерүдә катнашы барлыгы исбатланган дип тапты, әмма аларга миһербанлы булырга чакырды. Бу эш инде өченче тапкыр каралды.

Аларны нигездә 2010 елда полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итүдә гаепләделәр. Ул вакытта ике полиция хезмәткәре һәлак булды. Бу эш нигезендә гаепләнүче тагын дүрт кеше инде элегрәк хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG