Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгының җәмәгате Гөлшат Хәмитова җитәкләгән вакыф хәрәмләшүдә шикләнелә


Гөлшат Хәмитова. "Мәрхәмәт" вакыфының ВКонтактедагы фотосы
Гөлшат Хәмитова. "Мәрхәмәт" вакыфының ВКонтактедагы фотосы

Хокук яклаучылар Башкортстандагы "Мәрхәмәт" вакыфы оештырган концертларның финанс ягын тикшерергә сорап ФСБга мөрәҗәгать итте. Бу вакыфны республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның җәмәгате Гөлшат Хәмитова җитәкли.

"Мәрхәмәт"нең рәсми сәхифәсендә язылганча, Гөлшат Хәмитова вакыфның шура рәисе булып тора.

"Кеше һәм ватандаш хокуклары өчен" исемле иҗтимагый оешма башкарма мөдире Әлмирә Жукова һәм хокук яклаучы Рәмилә Сәетова күренекле опера җырчысы Илдар Абдразаков белән үткәрелгән чараларның финанс ягын тикшерүне сорый. Моңа әле яңа гына "Башкортстан" концерт залында үткән концерт этәргеч биргән. Бу хакта Proufu хәбәр итә.

Хокук яклаучылар мондый концертлардан килгән керем фондның ачык чыганакларында күрсәтелми дип белдерә.

"Башкортстан" залы 716 урынлы, уртача билет бәясе 5000 сум булса, 3 млн сумга якын акча җыелган булырга мөмкин. Вакыф керемнәрендә бу сумма күрсәтелмәү аны үзләштерүгә дәлил булып тора. 2013 елгы концерт хисабы да вакыф сайтында юк", ди хокук яклаучылар.

Илдар Абдразаков катнашында Раштуа хәйрия концерты 2013 елда опера һәм балет театрында узды. Хокук яклаучылар башка чаралар турында да хисап булмауны канун бозу дип саный.

Хат авторлары ФСБдан һәр чарага сатылган билетларга хисаб булу-булмауны, концертны кемнәр оештыруны, Башкортстан башлыгы җәмәгатенең канун бозуга катнашы булу-булмауны тикшерүне сорый.

Хокук яклаучылар Idel.Реалиига белдерүенчә, 2012-2017 ел хисаплары "Мәрхәмәт" сайтына ФСБга гариза тапшырылганнан соң, 29 апрельдә гына куелган.

XS
SM
MD
LG