Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елда АКШта сыену сораган русиялеләр саны нык арткан


Мәскәүдә АКШ илчелегенең консуллыгында визага чират торучылар, 3 апрель 2018
Мәскәүдә АКШ илчелегенең консуллыгында визага чират торучылар, 3 апрель 2018

2017 елда АКШта сыену сораган русиялеләр саны соңгы 24 елда иң югары дәрәҗәгә җиткән.

АКШта сыену сорап гариза язган русиялеләр 2017 елда нык арткан. Соңгы 24 ел эчендә бу иң югары күрсәткеч. 2016 ел белән чагыштырганда 2017 елда 40 процентка күбрәк кеше сыену сораган.

АКШта финанс елы 30 сентябрьдә тәмамлана. Узган финанс елы нәтиҗәләренә күрә, АКШ хакимиятләре 2664 кешедән гариза кабул иткән.

2012 елда Русия президенты Владимир Путин янә Кремльгә кайткач сыену сораучылар арта башлый. Хокук яклаучылар һәм миграция хезмәте адвокатлары 2013 елда Русиядә "һомосексуализмны пропогандалауны тыю" дип йөртелгән канун кабул ителгәч АКШта сыену сораучылар өлешчә артты дип саный.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков АКШта сыену сораган русиялеләрнең нигә артуына карата аңлатма бирмәгән. "Хәзер ялган мәгълүмат искиткеч күп, һәрберсенә саклык белән карау кирәк", дигән Песков. Аның сүзләрен "Интерфакс" китерә.

XS
SM
MD
LG