Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Азатлык" төркичелек бердәмлеге көнен билгеләде


"Азатлык" яшьләре Төркичеләр бердәмлеген көнен билгеләде
"Азатлык" яшьләре Төркичеләр бердәмлеген көнен билгеләде

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары төркичелек көненә багышланган чаралар уздырды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанның Бауман урамында Татарстан әләме төсендәге татар тасмасы, "Төрки караш" газетасы һәм "Азатлык" байракчыларын таратты. Шунда ук алар узып баручыларга әлеге көннең әһәмияте турында да сөйләде.

Шулай ук яшьләр Истанбул паркында урнашкан Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салды һәм төрки дөньяга хезмәт иткән күренекле татарлар Садри Максуди, Юсыф Акчура, Гаяз Исхакыйларны искә алды.

"Азатлык" активистлары әйтүенчә, алар инде берничә ел дәвамында бу көнне чаралар уздырып килә.

"Төрки халыкларның бердәмлеген үстерү өчен татарлар да үз өлешен кертергә тиеш. Төрки телләрне саклау, төрки бердәмлек өчен тырышлык күрсәтү кирәк.Бу чараларны шуның өчен оештырдык", ди алар.

Төркичелек көне 1944 елның 3 маена барып тоташа. Бу көнне туранчылар дип аталган эшкә карата соңгы мәхкәмә утырышы була. Төркиядә туранчы, төркичелек идеологы һәм теоретигы, язучы Хөсәен Ниһал Атсызны ялган гаепләр белән төрмәгә утырталар һәм меңнәрчә төркиче урамнарга чыга. Шуннан соң 3 майны төрки дөньяның кайбер илләрендә активистлар Төркичеләр бердәмлеге көне буларак искә ала.

XS
SM
MD
LG