Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә "Ул безгә патша түгел"дә катнашкан 1600-ләп кеше тоткарланды


Казандагы "Ул безгә патша түгел" чарасы
Казандагы "Ул безгә патша түгел" чарасы

Русиядә оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары оештырган "Ул безгә патша түгел" исемле протест чаралары узды. Кайбер шәһәрләрдә анда катнашучыларны полиция тоткарлады.

​Русиянең дистәләрчә шәһәрендә узган “Ул безгә патша түгел” исемле протест чарасында 1600-ләп кеше тоткарланды. Мәскәүдә 700-ләп, Петербурда 200-дән артык кеше тоткарланды. Чиләбе тоткарланганнар саны 160-тан арта.

Казанда Путинга каршы митингка 200ләп кеше чыкты.

Чарада катнашучылар хакимиятнең алышынуын таләп итте һәм Русия Конституциясен бозмаска, илне Төньяк Кореяга әйләндермәскә чакырды.

Уфаның Октябрь проспекты буйлап 1500ләп кеше “Патша китсен”, “Путин - карак”, “Ул безгә патша түгел”, “Русия азат булачак” кебек шигарләр кычкырып узды. Бу турыда анда булган "Idel.Реалии" хәбәрчесе белдерә.

Уфадагы протест чарасы
Уфадагы протест чарасы

Полиция бу чараның шәһәр хакимияте белән килештерелмәгәнлеге турында кисәтеп һәм таралышырга чакырып барды, әмма анда катнашучыларга карата көч кулланмады. Протест белдерүчеләр Уфа мэриясе каршыннан да шул ук шигарләрне кычкырып узды.

Мәскәү үзәгендәге Пушкин мәйданында Алексей Навальный тоткарланды. Ул протест чарасына килүгә аны полиция алып китте.

Шәһәр үзәгендә Путинга каршылар белән казак киемендәге кешеләр арасында бәрелешләр булды. Демонстрациячеләргә каршы полиция дә көч кулланды. Дистәләрчә кеше тоткарланды.

Чуашстан башкаласы Чабаксарда әлеге чарага 150-ләп кеше чыкты. Анда да хакимият болай ризасызлык белдерүне рөхсәт итмәгән иде.

Ә Навальныйның Чабаксардагы штабы координаторы Семен Кочкин үз фикерен белдерергә теләүчеләрне урамга чыгарга чакырып социаль челтәрләрдә язган текстлары өчен кичә үк 10 тәүлеккә иректән мәхрүм ителде.

Якутскида 75 кеше тоткарланды - ризасызлык белдергәннәрнең барысы да диярлек. Бу турыда "Сибирь Реалии”га андагы Навальный штабы җитәкчесе Анатолий Наговицын белдергән.

Аның сүзләренчә, ОМОН чара башланганда ук ике автобус китереп куйган һәм протестка чыкканнарның барысын да диярлек алып киткән. Ул шулай ук Путинга ризасызлык белдерүчеләргә карата шактый гына физик көч кулланылганлыгын да белдерде. Хәзер аларның барысы да полиция бүлегендә диелә.

Красноярскидагы тоткарлаулар
Красноярскидагы тоткарлаулар

Навальныйның Красноярскидагы штабы башлыгын чара башланганчы ук полициягә алып киткәннәр. "Сибирь.Реалии"ның андагы хәбәрчесе полициянең көч кулланып митингтагы кешеләрне дистәләп алып китүен белдерә. Тоткарланганнарның саны 150-гә җиткән. Алар арасында узып барышлый гына тукталган кешеләр дә бар диелә. Навальный штабы бер активист Даниил Маркеловның полиция бүлегендә кыйналуын да хәбәр итә.

Новокузнецкида полициягә 20 кешене, Барнаулда 15 кешене алып киткәннәр. Башка шәһәрләрдә дә инде 17 елдан артык хакимияттә булган Владимир Путинның тагын 6 ел президент булып калуына ризасызлык белдерүчеләрне полиция тоткарлавы хәбәр ителә. 18 марттагы сайлауның җиңүчесе дип игълан ителгән Владимир Путинның инаугурациясе 7 майда узачак.

XS
SM
MD
LG