Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул безгә патша түгел": Уфа йөреше


Уфа йөреше
Уфа йөреше

Уфада оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный штабына чара уздыру өчен рөхсәт бирелмәде.Әмма урам йөрешенә меңләп кеше кушылды.

Башта Уфада чара уздыру өчен оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный штабына рөхсәт бирелмәде. Рөхсәт өчен 5 майга каршы төннән торып хакимияткә гариза бирергә кизү торуга карамастан, буш мәйдан юк дип, рөхсәт бирелмәде. Шуннан соң Навальныйның Уфадагы штабы башлыгы Лилия Чанышева чараның Уфа циркы янындагы мәйданда узачагын хәбәр итте.

Бу хакта интернеттан хәбәр таралу белән хакимиятнең башкала читендә, Затон бистәсендәге “Дулкын” паркына чыгарга рөхсәт бирүе мәгълүм булды. Имеш, баштан ук бу паркка чыгарга рөхсәт ителмәүгә Ибраһимов фамилияле берәүдән көне буе чара уздыру өчен гариза алынуы сәбәпче булган. Соңыннан Ибраһимов чарасын төшке икегә тәмамларга ышандырган. Шул сәбәпле “Дулкын” паркында өчтән алып кичке бишкә кадәр чара уздырырга рөхсәт биргәннәр.

Цирк каршында җыелу
Цирк каршында җыелу

“Бердәм Русия”, “НОД”, “Яшь гвардия” һәм башка фирка-хәрәкәтләр үзәктә чара уздырган бер мәлдә, Навальный тарафдарлары шәһәр читенә риза булмауларын белдереп, цирк янына җыелды. Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек арасында тәртип урнаштыру бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Илдус Шәңгәрәев бу урынга рөхсәт бирелмәү сәбәпле, аларга таралырга кушты.

Полиция хезмәткәре Илдус Шәңгәрәев
Полиция хезмәткәре Илдус Шәңгәрәев

Ләкин яшьләр тезелеп, тротуар буйлап Ленин мәйданына килде. Ленин һәйкәле янында зур булмаган җыен узды. Анда берничә генә кеше чыгыш ясады. Алары да авыз ачып сүз әйтә башлау белән полиция хезмәткәрләре тавыш көчәйткечләр аша аларны бүлеп, кисәтеп торды. Мәйданга җыелучылар да чыгыш ясарга ирек бирми һәрдаим “Путин – карак!”, “Долой царя!”, “Интернетка ирек!” һәм башка шигарләр кычкырып торды.

Лилия Чанышева һәм Федор Телин
Лилия Чанышева һәм Федор Телин

Шулай да Лилия Чанышева берничә сүз әйтә алды. Алар шигарләр кебек яңгырады:

“Алар икътисадны үстерү белән шөгыльләнми!”
“Алар Уфаны агулаучы Кроношпанга рөхсәт бирде!”
“Алар гадел сайлаулар уздыру яклы түгел!”
“Алар халыкка үз фикерен белдерергә мөмкинчелек бирми!”
“Алар ирегебезне кыса!”
“Алар сүз иреген, интернетны кыса!”

Полиция һәрдаим халыкны рөхсәтсез чарада катнашулары турында кисәтеп торды.

Либертариан фиркасе әгъзасы
Либертариан фиркасе әгъзасы

Үзен Либертариан фиркасе әгъзасы дип атаган чыгыш ясаучы Владимир Путинны иң кадерле нәрсәне - вакытны урлавына ризасызлык белдерде: “Путин миллиардлар урлый дисез. Минем өчен аның безнең вакытны, гомерне урлавы кызганыч. Чөнки минем үз гомеремдә башка җитәкче күргәнем юк. Дөнья алга китә, үсеш кичерә, ә Путинга була минем ирекле һәм яхшы яшәргә тиешле гомерем урлана”, диде.

Навальныйның Уфадагы штабы юристы Федор Телин да җыелучылар алдында берничә сүз әйтергә тырышты. Ул чара уздырырга мәйдан сорап тәүлекләр буе хакимият ишеге төбен таптаулары, шулай булуга карамастан, хакимиятнең гел аларга кадәр кемнәргәдер рөхсәт бирелүе хакында белдереп юл яба килүен сөйләде. Уфа башлыгы Ирек Ялаловка һәм республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка халыкны рөхсәтсез каршылык чарасына чыгарга мәҗбүр итүләре өчен рәхмәт белдерде Телин.

Башка чыгыш ясаучылар булмагач, чарада катнашучылар шигарләр кычкырып тротуар буйлап Уфа мэриясе бинасына таба китте. Аларга юлда очраучылар да кушылды. Яшьләр дулкыны мэрия бинасы янына килеп, берара шигарләр кычкырып торганнан соң оештыручылар аларга таралырга кушты, үзләре исә машиналары калган урынга – цирк бинасы ягына атлады. Чарада катнашучыларның күпчелеге аларга ияреп кабат тәүге җыелган урынга килде.

Чара тәмамлангач та яшьләр таралмый
Чара тәмамлангач та яшьләр таралмый

“Путин безгә патша түгел!” чарасын оештыручы Лилия Чанышева халыкка рәхмәт әйтеп, таралырга кушты. Машинага кереп утыру белән полиция хезмәткәрләре аларны туктатып, документларын карый, вакытны суза, каядыр шалтыратып киңәшләшә башлады. Халык уратып алгач, журналистларның һәрдаим күзәтүе сәбәпле, полиция чараны оештыручыларны җибәрергә мәҗбүр булды. Лилия Чанышева утырган машинаны яшьләр кул чабып, афәрин кычкырып озатып калды.

Машинада Лилия Чанышева. Полиция аның документларын тикшерә
Машинада Лилия Чанышева. Полиция аның документларын тикшерә

Җыелучыларның бер өлеше һәм полиция хезмәткәрләре озак кына тарала алмый мәйданда таптанып торды. Навальныйның Уфадагы штабы юристы Федор Телин чарадан соң кулга алу ихтималы булуын белдергән иде. Әлегә кулга алулар турында хәбәрләр юк. Шулай да берничә кешенең кулга алынып, штрафка тарттырылачагын фаразлау өчен күрәзәче булу кирәкми.

Чара хакимият әлеге урынга рөхсәт бирмәүгә карамастан, халыкның бернидән курыкмый җыелуын, яшьләрнең кыю һәм бердәм булуын күрсәтте. Бер меңләп кеше җыелган иде. Полиция дә үз фикерен белдерергә чыкканнарны кулга алмады. 28 гыйнварда узган чарада алтмыштан артык кеше кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG