Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев хөкүмәте дүшәмбе вазифадан китәчәк


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русиянең Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге хөкүмәте дүшәмбе көнне вазифадан китәчәк. Киләсе премьер-министрның исеме бер көн эчендә мәгълүм булыр дип көтелә.

Русия думасындагы чыганак Интерфакска президент хөкүмәт рәисе вазифасына намзәт исемен дүшәмбе инаугурациядән соң ук белдерер һәм тагын бер көннән аны раслау мәсьәләсе думада каралыр дип көтүен әйтте.

Дума рәисе Вячеслав Володин да мондый мөмкинлекне раслады һәм, әгәр президент хөкүмәт җитәкчелегенә намзәтне дүшәмбе, 7 майда тәкъдим итсә, думаның аны раслау мәсьәләсен 8 майда карау мөмкинлеген белдерде.

2012 елда Владимир Путин президент вазифасына керешү белән ике сәгать эчендә Дмитрий Медведевның көтелгәнчә премьер вазифасына тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG