Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватандашлык алу өчен 60 мең түләп урыс хатыны белән язылыштым"


Казанда төзелештә эшләүче Шөһрәт Таҗикстан белән чагыштырганда Татарстанда акча табу күпкә җиңелрәк дип әйтә. Эштә кыенлыклар тумасын өчен татарча да өйрәнгән, ватандашлык алу өчен рус хатыны белән ялган никахка кергән.

Кулы-кулга йокмый Шөһрәтнең. Ялт иттереп керамик плиткасын да ябыштырып куя, диварны да тигезли. Төзелештәге бар эшне яратып эшли ул. Казанны да яратам ди. "Таҗикстанга өчәр айга кайтам, барыбер Казанга тарта. Гаиләм Казанга килсә әйбәт булыр иде, чөнки монда мөселманнар күп", ди Шөһрәт. Таҗикстанда аның җәмәгате һәм өч баласы бар. Җәмәгатенең күченәсе килми икән.

Акценты булса да, Шөһрәт дөрес итеп татарча җөмләләр төзеп сөйләшә. "Татарлар белән бер бригадада эшлим, шулардан өйрәндем", дип тел белүнең яшәештә әһәмиятле булуына ишарәли.

Таҗикстанда сиңа беркем дә "эй, татарин" димәячәк

"Татарлар ничек соң?" дигән сорауга Шөһрәтнең җавабы кыска булды. "Татарның да төрлесе бар, кешенең начар булуы милләттән тормый", дип кенә куйды. Үзе шунда ук: "Таҗикстанда сиңа беркем дә "эй, татарин" дип әйтмәячәк, моның өчен алты айга төрмәгә утыртып куялар", дип тә өсти.

Эшләп тапкан акчасына узган ел ул Таҗикстанда өй салган. Шунда гына йә аш-су остасы булып, йә базарда эшләр идем, әмма хакимиятләр начар, аларга кешегә эшләргә дә, яшәргә дә ирек бирми дип әйтә.

"Кыйммәтле машина алган идем, куәт структуралары берничә тапкыр сорау алырга чакырды. Каян акча алдың? Аларның бар сораулары да шундый булды. Бу яктан караганда, Казанда җиңелрәк, сездә хакимият үзе дә байый, кешегә дә баерга ирек бирә", ди Шөһрәт.

Сездә хакимият үзе дә байый, кешегә дә баерга ирек бирә

Аның сүзләренә карганда, Таҗикстанда ипотека юк икән. "Процент түләсәң – гөнаһ. Алган кеше дә, биргән кеше дә Аллаһ каршында җавап тотачак. Әгәр бөтенләй дә башка мөмкинлегең булмаса, әҗәткә керергә туры килсә, түләүләр синең айлык Шөһрәт 2002 елда акча эшләү нияте белән Русиягә юл ала. Петербур, Мәскәү, Ярославльдә яшәгән.

Һөнәре белән Шөһрәт – аш-су остасы. Сөйләвенә караганда, Ярославльдә иң яхшы ресторанда эшләгән. "2004 елда аена 20 мең сум акча эшли идем. Бер авыр хәл килеп чыкмаса, бәлки, бүген дә анда эшемне дәвам итәр идем. Эштән кайтканда бер кичне урамда кизү йөргән милиция хезмәткәрләре туктатты мине. Исерек син дип бәйләнә башладылар. Алар үзләре исерек иде. Бобик машинасына утыртып Ярославльдән 60 чакрым ераклыктагы урманга алып барып бик каты кыйнадылар, 15 тәүлек хастаханәдә яттым", дип Шөһрәт ул мәшһәрле мизгелләрне искә ала. Шуннан соң ул Ярославльдән китеп бара. Ул елларда Русиядә бөтен җирдә дә башбаштаклык хакимлек итә иде дип тә өсти ул.

Ялган никах өчен 60 мең сум түләдем

Русиядә үзе булган шәһәрләр белән чагыштырганда яшәү өчен Казан иң әйбәте ди. Әлегә аның яшәү мөмкинлеге биргән документы гына бар. 2019 елда Русия ватандашы булачакмын дип әйтә. Ватандашлык тизрәк булсын өчен бер рус хатыны белән ялган рәвештә язылышкан. Ул хатынга 60 мең сум акча түләгән.

Аллаһы тәгаләгә ышанган, намазлы Шөһрәт үзен бик тәрбияле тота. Ишек төбендә үк аяк кимен сала. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә керәсе булса да "мөмкинме" дип сорап кына тора. "Бездә, Таҗикстанда шулай, сорамасаң өй хуҗаларын ихтирам итмәвең булачак", ди Шөһрәт.

Эльвира Хәмитова
Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG