Accessibility links

Кайнар хәбәр

TurkVizyon бәйгесе Төркиядә октябрь башында узачак


Мәскәү рөхсәт итмәү сәбәпле, элегрәк Татарстан һәм Башкортстан TurkVizyon чарасында катнаша алмады.

"Türkvizyon Song Contest" Халыкара төрки җыр бәйгесен оештыручылар быелгы чараның Төркиядә октябрь башында узуын игълан итте. Хәзерге вакытта чара узачак шәһәрне ачыклау бара. Ул Анталья яки Әнкарада үтәр дип планлаштырыла.

Нигездә бәйгедә Русиянең төрки халыклар яшәгән төбәкләреннән дә, аерым алганда Татарстан белән Башкортстаннан да катнашып киләләр, әмма 2015 елдан, Төркия Русиянең хәрби очкычын бәреп төшерү нәтиҗәсендә чыккан низаг сәбәпле, Мәскәү рөхсәт итмәде һәм алар анда бара алмады. Татарстан җырчыларыннан кала бу чарага Русиянең төрле төбәкләреннән тагын сигез бала бара алмый калды.

TürkVizyon'ның беренчесе 2013 елда Төркиянең Искешәһәрендә узды. 2014 елда бәйгене Татарстан башкаласы кабул итте.

XS
SM
MD
LG