Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русиядә сайланган президент Владимир Путинның инаугурациясе уза. Ул инде дүртенче тапкыр президент булды.

Инаугурация Зур Кремль сараеның Андреевский залында уза. Путин анда үзе утырган Кремльдән генә күчте. Путин ант китергәч Кремль гаскәрләре парадын карарга Җәмигъ мәйданган (Соборная площадь) чыгачак. Шуннан Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылуда катнашачак. Инде 7 май көнне Путин Дәүләт Думасына яңа хөкүмәт башлыгы намзәтен тәкъдим итәргә мөмкин.

5 май көнне Русиянең күп кенә шәһәрләрендә Путинның дүртенче тапкыр президент булуына каршы "Ул безгә патша түгел" дигән протест чаралары узды. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, анда 1597 кеше тоткарланган. Аларның бер өлешен җибәргәннәр. Кайберләрен мәхкәмәләр көтә. “Болотное” эше кебек кайберләре хөкемгә тартылырга мөмкин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG