Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иреклек" чуаш җәмгыяте хакимиятләрдән чуаш телен саклап калу өчен чаралар күрүне сорый


"Иреклек" җәмгыяте җитәкчесе Дмитрий Степанов
"Иреклек" җәмгыяте җитәкчесе Дмитрий Степанов

Чуаш җәмгыяте вәкилләре дәүләт телен укыту республикалар карамагында калдыруны, БДИны чуаш телендә бирү мөмкинлеген булдыруны таләп итә.

"Иреклек" чуаш милли-яңарыш җәмгыяте хакимиятләрдән "мәктәпләрдә чуаш телен саклап калу" өчен чаралар күрүне таләп итә. Әлеге мөрәҗәгать Русия мәгариф министрлыгы, Чуашстан мәгариф министрлыгы һәм республика башлыгы Михаил Игнатьев исеменә җибәрелгән.

Активистлар дәүләт телен мәҗбүри укытуны республикаларның үз карамагында калдыру хокукын бирүне, ә мәгариф стандартларында ана һәм төбәк телләрен белүне мәктәп укучыларының мәдәни күрсәткече итеп тануны таләп итә.

Алар фикеренчә, урыс теленнән башка Бердәм дәүләт имтиханын чуашча бирергә рөхсәт итәргә кирәк, шул ук вакытта ана һәм төбәк телләрен уку имтихан тапшырылачак фәннәргә (БДИ һәм 9нчы сыйныфтан соң тапшырылачак имтиханга) зыян китермәскә тиеш.

Оешмада чуашлар күпләп яшәгән төбәкләрдә укыту планына чуаш телен өйрәнүне, чуаш телендә мәктәпләр ачу һәм чуаш телен факультатив рәвештә укытуга юл куймауны таләп итәләр.

XS
SM
MD
LG