Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең хәрби боралагы казага юлыгып ике очучы һәлак булган


Ka-52 боралагы
Ka-52 боралагы

Һәлакәт "техник төзексезлек" сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин дип әйтелә.

Cүриядә Русиянең Ка-52 хәрби боралагы казага очрап ике очучы һәлак булган дип хәбәр иткән "Новости" агентлыгына Русия саклану министрлыгы.

Һәлакәт Сүриянең көнчыгыш районнарында планлы очыш вакытында була. Очучыларның мәетләре табылган.

Фаҗига "техник төзексезлек" сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкинлеге әйтелә.

"Аллигатор" Ка-52 күзәтү-һөҗүм боралагы 2010 елдан бирле җитештерелә. Ул Арсеньевода "Прогресс" заводында эшләнә. Боралак урынны күзәтү, танк, хәрби техника, башка боралак һәм очкычларны юк итү өчен кулланыла.

6 февраль көнне Русия саклану министрлыгының 2018 елны тагын шундый 114 боралак сатып алу планы барлыгы турында билгеле булды, дип яза "Lenta.ru".
Берничә көн элек кенә Русия Сүриядә Су-30 боралагы һәм ике очучысын югалткан иде.

2015 елның сентябреннән бирле Русия Сүриядә хәрби операция үткәрә. 2017 елның декабрь ахырында Саклану министры Сергей Шойгу гаскәрләрнең төп өлешен чыгаруны белдерде. Сүриядә Русиянең күпме хәрбие булу һәм күпме хәрбинең һәлак булы турында рәсми әйтелми. Медиа хәбәр итүенчә, 2017 елда Сүриядә Русиянең 40 хәрбие һәлак булган.

XS
SM
MD
LG