"Газель" автобусы һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән, аларның алтысы балигъ булмаган балалар. Зыян күрүчеләрнең барысы да Сибай кешеләре, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, ике бала һәм бер олы кеше травматология бүлегенә салынган. Аларның хәле уртача.
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, һәлакәт Киров һәм Пионерская урамы кисешендә булган. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте белдерүенчә, һәлакәт җиңел машина йөртүчесенең автобуска юл бирмәве сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.
Социаль челтәрләрдә язуларынча, юл һәлакәте нәтиҗәсендә, автобус агачка, ә машина торак йортка килеп бәрелгән.