Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пикет уздыру турындагы белдерү Казан хакимияте башлыгына җибәрелгән.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга 14 май көнне Ирек мәйданындагы хөкүмәт бинасы каршында Рамазан аенда хәмер сатуны тыярга чакырып пикет уздыру турында белдерү җибәргән.

"16 майдан барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае башлана. Шушы пикет белән без Татарстан хөкүмәтеннән Рамазан ае вакытында кибетләрдә хәмер сатуны тыюны таләп итәбез", ди алар.

"Азатлык" яшьләре күрсәтелгән урынны бирү мөмкинлеге булмаган очракта, әлеге урында күрсәтелгән вакытта узарга тиешле чаралар турында үзләренә мәгълүмат бирүне сорый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG