Accessibility links

Чаллыда "Ачык Русия" активистын прокуратурага алып киткәннәр


Рифат Бәдретдинов

Чаллыда 5 май көнне үгетләү кәгазьләре тараткан "Ачык Русия" активисты Рифат Бәдретдинов өенә полиция вәкиле килгән.

Бер полиция вәкиле ишегемне шакыды. Мин ачмадым. Нәрсә кирәк булуын сорадым. Ул үзе янына килергә кушты, диде Бәдретдинов.

"Ачык Русия" активисты әйтүенчә, ул үзе полиция вәкиле янына төшкән. Аннары алар аңа үзләре белән прокуратурага барырга кушкан.

Бәдретдинов сүзләренчә, элегрәк аңа Чаллы прокуратурасыннан шалтыратып сөйләшүгә чакырган булганнар. Ул исә рәсми чакыру җибәрүләрен сораган.

Чаллыда "Ачык Русия" тарафдарлары 5 майда "Ул безгә патша түгел" митингы вакытында полиция вәкилләренә "бер-беребезгә итагатьле булыйк" дип үгетләүләр таратты. Текстта митингта катнашучыларның хокуклары һәм Җинаять кодексы маддәләре язылган булган.

Соңрак аны һәм башка активистларны полиция вәкилләре тоткарлады һәм полиция бүлегенә алып китте. Анда аңлатма язганнан соң аларны җибәрделәр.

Бәдретдинов Азатлыкка әйтүенчә, бүген аңа прокуратурада үзе язган аңлатманы имзаларга кушканнар, әмма ул үзенә каршы шаһитлек итмәүне әйтеп, кул куюдан баш тарткан.

"Алар 5 май көнне тоткарлаганнан соң, мин тараткан үгетләү кәгазьләрендә "Ачык Русия"нең билгесе булуга бәйләнделәр. Русиядә теләнмәгән оешма билгесен тараттыгыз дип әйттеләр", ди ул.

XS
SM
MD
LG