Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Вексельберг белән бәйле ширкәт Трамп адвокатына акчалар күчергән


Майкл Коэн
Майкл Коэн

New York Times язуынча, Русия олигархы Виктор Вексельберг белән бәйле американ ширкәте АКШ президенты Дональд Трампның шәхси адвокаты Майкл Коэн хисабына ярты миллион доллар күчергән.

АКШ президенты Дональд Трампның шәхси адвокаты Майкл Коэн теркәгән Essential Consultants исемле ялган ширкәткә берничә ширкәттән, шул исәптән Русия олигархы Виктор Вексельберг белән бәйле американ ширкәтеннән, шулай ук эшләре хәзерге администрация карарларына бәйле ширкәтләрдән, аерым алганда Швейцариянең киң мәгълүм Novartis ширкәтеннән миллионнан артык доллар күчерелгән. Бу турыда үз чыганакларына таянып New York Times газеты яза.

Акчалар Трамп президент булып сайланыр алдыннан башлап бу елның гыйнварына кадәр килгән.

Вексельберг контролендәге ширкәт белән нык бәйле Columbus Nova исемле Нью-Йорк инвестиция ширкәте Essential Consultants L.L.C хисабына ярты миллион доллар күчергән. Рәсми рәвештә олигархка бернинди дә бәйләнеше булмаган консультацияләр өчен. Акчалар Вексельберг чикләүләр исемлегенә кертелгәнче килгән.

Моннан тыш, Вексельбергның туганы һәм Columbus Nova-ны җитәкләүче американ ватандашы Эндрю Интратер Республикан фиркасенә һәм Трампның инаугурация тантанасына сәяси ярдәм буларак 300 мең доллар биргән.

XS
SM
MD
LG