Саммит үз эшен RUSSIA HALAL EXPO халыкара хәләл индустрия күргәзмәсеннән башлады. "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге әлеге күргәзмәдә Татарстан, Русия, Төркия, Малайзия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Казакъстан, Үзбәкстан, Беларус ширкәтләре катнаша.
10 майда Сбербанк ислам банкингы, мөселман илләре белән хезмәттәшлек темасына эшлекле иртәнге аш уздырды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
"Без инде унынчы тапкыр җыелабыз. Узган ун ел эчендә KazanSummit ун тапкыр үсте. Бүген ислам банкингы хәләл яшәү рәвешенә әверелде. Форумга Русия президенты зур ярдәм күрсәтә. Аның Казан мәйданчыгы аша Русиянең ислам дөньясы белән тыгыз элемтәләре булырга тиеш дигән күрсәтмәсе бар", диде Рөстәм Миңнеханов.
Җыенга шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Юсеф Усаймин, әлеге оешмада әгъза булып торучы илләр министрлары, эшмәкәрләр килде. Барлыгы 50 илдән өч меңнән артык кунак катнашуы көтелә.
Саммит кысаларында ислам финанслары, IT-стартаплар, блокчейн технологиясе, ислам илләренә Русия экспорты кебек темалар күтәреләчәк. Моннан тыш, өч көн дәвам итәчәк җыенда Kazan Halal Fashion мөселман модасын күрсәтү, ислам дөньясы халыклары кухнясы фестивале узачак.