Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крымская солидарность": Акъяр янында тоткарланучыларны ФСБга алып киткәннәр


Хайто авылында тентү узган йорт
Хайто авылында тентү узган йорт

10 майда Акъяр янында Хайто (Тыловое) авылында тоткарланган кырымтатарлар Эрнест һәм Энвер Сейтосмановларны Русия федераль иминлек хезмәте бүлегенә алып киткәннәр. Ләкин кайсы адреска икәне билгеле түгел.

Бу хакта "Крымская солдиарность" иҗтимагый берлеге Кырым полициясенә сылтанып хәбәр итә.

Кырымататар активистлары хәбәр итүенчә, ФСБ хезмәткәрләре Сейтосмановларның әнисе Гөлнараны Сәетләр районындагы Садовое авылына китергән. Аның йортында да тентү булган.

Элегрәк адвокат Эмиль Курбединов Акмәчет янында тоткарланучыларны Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Нури Примовның туганнары дип белдерде.

10 май иртәсендә Балыклава районы Хайто авылында Эрнест һәм Энвер Сейтосмановлар йортында тентү узуы һәм бертуганнарны алып китүләре турында хәбәр ителде. Соңрак тентү вакытында өч кеше тоткарлаган булуы ихтимал дип белдерелде.

Бу хакта рәсми хәбәрләр юк.

Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнгән "Акъяр дүртлеге" дип йөртелгән дүрт кеше – Руслан Зейтуллаев 15 елга, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примов бишәр елга иректән мәхрүм ителгән иде. Алар 2015 елның гыйнвар аенда тоткарланды. Русиянең кеше хокукларын яклаучы “Мемориал” оешмасы аларны сәяси тоткын дип таныды.

Хокук яклаучылар “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә хөкем ителүчеләр дин тотулары өчен эзәрлекләнә дип саный. Адвокат Эмиль Курбетдинов әйтүенчә, әлеге эш нигезендә эзәрлекләнүче кырымтатарлар да, украиннар, урыслар, таҗиклар, азәрбайҗаннар да ислам дине тоткан.

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Ул тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Әмма Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлеген оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

XS
SM
MD
LG