Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны "чаплашка" дип атаган Ольга Гавриленко-Зыятдиновага экстремизмда гаепләү белдерелгән


Ольга Гавриленко-Зыятдинова

Татарларны "чаплашка" дип атаган Ольга Гавриленко-Зыятдиновага экстремизмда (Җинаять кодексының 282 маддәсенең беренче өлеше) гаепләү белдерелгән. Бу хакта "Idel.Реалии"га Татарстан тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Гавриленко-Зыятдинова "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен гаепләнә ди Татарстан тикшерү комитетының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Аның әйтүенчә, лингвистик экспертиза аның язуларында милләтара нәфрәт тудыру чалымнарын тапкан. Элегрәк Зыятдинова-Гавриленко "Вконтакте"дагы язмаларны улы язуын әйткән иде.

25 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды

Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Вконтактедагы аккаунтында татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, февральдә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды.

Элегрәк Гавриленко-Зыятдинова улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен ике миллион 750 компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG