Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җырчысы Юлия Самойлова "Евровидение" бәйгесенең финалына уза алмады


Юлия Самойлова
Юлия Самойлова

Лиссабон шәһәрендә узучы "Евровидение-2018" җыр бәйгесенедә Русия исеменнән чыгыш ясаучы Юлия Самойлова финалга уза алмады. Аңа тамашачы һәм жюри тавышлары җитмәде.

Икенче ярымфиналда Самойлова I Won't Break җырын башкарган иде. Ул финалга узмады.

Кырымтатар җырчысы Җамала җиңүеннән соң былтыр Киевта узган "Евровидение"дә дә Русиядән Юлия Самойлова чыгыш ясарга тиеш иде. Ләкин аңа 2015 елда Кырымда концерт куйганы өчен Украина иминлек хезмәте илгә керүне тыйды. Русия башка җырчы җибәрмәде, "Евровидение"не ил телеканалларында күрсәтүдән баш тартты.

Самойлова - беренче төркем инвалид. Ул бала чагыннан инвалид арбасында йөри.

XS
SM
MD
LG